Педагогик проектлар конкурсы

2021 нче елның 15 нче апрелендә “Чистай күппрофильле көллияте” дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесендә “һөнәри белем бирү системасында фәнни казанышлар һәм ачышлар: методик һәм оештыру аспектлары” V Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе кысаларында Татарстан Республикасы, Удмуртия Республикасы, Карелия Республикасы, Самара һәм Самара өлкәсе Урта һөнәри белем бирү учреждениеләре укытучылары һәм мастерлары арасында педагогик проектларның турыдан – туры конкурсы узды. Конкурста 25 уку йортыннан 90га якын педагогик хезмәткәр катнашты. Безнең көллиятне лаеклы рәвештә методист, укытучысы Насипова Лариса Ивановна тәкъдим итте, ул мактаулы беренче урынны алды. Котлыйбыз!